Аксубай районы «Милләтләр кроссы» массакүләм йөгерешенә кушылачак
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы «Милләтләр кроссы» массакүләм йөгерешенә кушылачак

Традицион спорт чарасы Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында узачак.

14 сентябрьдә (сишәмбе) «Милләтләр кроссы», «Татарстан кроссы-2021» массакүләм спорт чаралары узачак. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

Массакүләм старт сәгать 10да халык, предприятиеләр, оешмаларның хезмәт коллективлары һәм гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары, техникум шәкертләре өчен – ипподромда, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен мәктәпләрнең спорт мәйданчыкларында биреләчәк.

 


Нет комментариев