Аксубай районы мөгаллимнәре осталыкларын арттыралар
Чирмешән районында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең зональ этабы узды, анда безнең районнан укытучы Чулпан Бәһаветдинова да катнашты.
Конкурс Чирмешән лицеенда башланды. Анда Спас, Аксубай, Яңа Чишмә, Әлки, Чирмешән, Нурлат районнары белем бирү оешмаларыннан муниципаль этап җиңүчеләре булган алты укытучы катнашты.
Укытучылар жюри хөкеменә үз эшләнмәләрен, методик материалларын тәкъдим иттеләр. Педагогларның үз укучылары белән дәресләрне ничек үткәрүләре, шулай ук балалар һәм хезмәттәшләре өчен мастер-класслар бирүләре кызыклы булды.
Аксубай районын 2 нче мәктәпнең ана (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Бәһаветдинова тәкъдим итте. Конкурска әзерләнүдә аңа хезмәттәшләре, гаиләсе һәм яраткан укучылары булышкан.
Чара нәтиҗәләре конкурс барлык зоналарда да узгач билгеле булачак. Безнең район мөгаллиме киләсе этапка узар һәм Аксубай районы данын республикада лаеклы яклар дип өметләнәбез.
Фото: Чулпан Бәһаветдинованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев