Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Медицина хезмәткәре көне алдыннан районда Аксубай район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.

Алар үз бәйрәмнәрен табын артында билгеләп үттеләр, әмма тулы составта түгел. Чөнки хезмәткәрләрнең бер өлеше эш урыннарында мактаулы вахта алып бардылар, бәйрәмдә дә кешеләргә хезмәт итүләрен дәвам иттеләр.

Залда бәйрәм рухы хөкем сөрде.

Медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Камил Гилманов котлады.

- 2020 һәм 2021 еллар сезнең барыгыз өчен дә сынау елы булды. Сез пандемиядән курыкмадыгыз. Беренче авыруларчылар теркәлгән вакытта, бездә гади битлекләр, перчаткалар, антисептиклар юк иде. Беренче тестларны, анализларны, пробаларны сез гади халатларда алдыгыз. Сез курыкмадыгыз һәм шуның белән бик күп кешенең гомерен саклап калдыгыз. Табибларга, шәфкать туташларына, техник персоналга, үз-үзләрен аямыйча эшләгән йөртүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Барлык аксубайлылар исеменнән Сезгә чын күңелдән рәхмәт, - диде район башлыгы медицина хезмәткәрләренә.

Ул районның сәламәтлек саклау өлкәсендә кырык елдан артык хезмәт иткән Аксубай район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. «Татарстан Республикасының Мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре» тармак билгесе белән поликлиниканың психиатрия кабинеты шәфкать туташы Галина Федорова бүләкләнде. Сырхауханәнең процедура кабинеты шәфкать туташы Валентина Альдиванова Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты сырхауханәнең дерматовенерология кабинеты шәфкать туташы Гөлия Кәлимуллинага тапшырылды.

Медиклар район җитәкчелеге исеменнән дә бүләкләргә лаек булдылар -аларның иң-иңнәренә район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Алар арасында озак еллар Шәрбән фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшләгән шәфкать туташы Сәмигә Гайнуллина да бар. Аңа грамота тапшырганда, Камил Гилманов авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән вакытында борчак басуында 12-13 яшьлек малайның чапкыч астына эләгүен, үзенең иске “Москвич”ында шәфкать туташы белән аягы киселгән малайны хастаханәгә китерүен искә төшерде. Ул вакытта малайга ярдәм иткән яшь шәфкать туташы Сәмигә Гайнуллина була. Аның профессиональлеге, дөрес күрсәтелгән ярдәме аркасында малайны Аксубайга вакытында алып киләләр, бәхеткә, бу вакытта районга башка авыруга ярдәм итү өчен килгән ресублика клиника хастаханәсе табиблары кулына тапшыралар.

Ә мондый уңай нәтиҗә белән тәмамланган тарихлар бихисап! Юкка гына медицина хезмәткәрләрен җирдә фәрештәләр дип атамыйлар бит!

Район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләренә ведомство бүләкләре дә тапшырылды, тапшыру вакытында аларның һәркайсы район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямовтан җылы сүзләргә лаек булды. Аксубай универсаль технологияләр техникумы директоры Фәрхат Аюпов та табибларга үз рәхмәтен җиткерде - ул үз гаиләсеннән медицина хезмәткәрләренә акчалата премияләр тапшырды. Хезмәткәрләрне район үзәк хастаханәсенең профсоюзлар лидеры Ленар Әхмәтшин котлады һәм ул да үз грамоталарын тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев