Аксубай районы мәдәният хезмәткәрләре «Троицк әйлән-бәйләне» бәйрәменә әзерлекне дәвам итәләр
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы мәдәният хезмәткәрләре «Троицк әйлән-бәйләне» бәйрәменә әзерлекне дәвам итәләр

Рус фольклоры халык бәйрәме 2021 елның 20 июнендә мәйдан территориясендә узачак.

Мәдәният хезмәткәрләре 20 июнь көнне Аксубайда узачак рус фольклоры бәйрәменә әзерлек буенча актив иҗади эш алып баралар. Алар төрле курчаклар ясау буенча мастер-классларда катнашалар.

Чираттагы дәрес авыл мәдәният йорты хезмәткәрләрен җыйды. Оештыручылар бу юлы сәламәтлек өчен дару үләннәре тутырылган “Курчак-дару” курчагын ничек ясауны күрсәттеләр. Катнашучылар тукымалардан кечкенә курчаклар тектеләр, эченә синтепон һәм хуш исле дару үләннәре тутырдылар. Курчакның буе 20 см. Тирәсе.

Курчак-дару шифалы курчак булып санала. Элек-электән кешеләр мондый курчаклар өйне явыз рухлардан һәм сырхаулардан сакларга сәләтле, дип ышанганнар. Безнең ата-бабаларыбыз курчакларны өйдә һаваны чистарту, сулыш алу органнары авыруларын профилактикалау өчен кулланганнар.

Фото: Аксубай район мәдәният йорты архивыннан.


Нет комментариев