Аксубай районы мәдәният хезмәткәрләре республика бүләкләренә лаек булдылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы мәдәният хезмәткәрләре республика бүләкләренә лаек булдылар

Уяв чуаш мәдәнияте бәйрәмендә мәйданның төп сәхнәсендә мәдәният өлкәсе хезмәткәрләрен хезмәттәге уңышлары өчен билгеләп үттеләр.

Бүләкләнүчеләр арасында Аксубай районы вәкилләре дә бар. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясовка, Иске Тимошкино авыл мәдәният йорты режиссеры Анна Туйкинага «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгеләре тапшырылды.

Кече Сөнчәле авыл клубы методисты Вера Уканеева мәдәният үсешенә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 


Нет комментариев