Аксубай районы мәдәният хезмәткәрләре курчакларны күңел җылыларын биреп ясыйлар
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы мәдәният хезмәткәрләре курчакларны күңел җылыларын биреп ясыйлар

Чираттагы мастер-класс вакытында алар «Неразлучники» дип аталган курчаклар ясадылар.

Трудолюбово авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре бик күп серләрне саклыйлар. Алар турында мәдәният учагы хезмәткәрләре – Мария Большова һәм Гөлчәчәк Хәмидуллина теләп уртаклашалар.

Чираттагы осталык дәресендә алар «Троицк әйлән-бәйләне» бәйрәменә курчаклар ясау өчен бөтен кирәк-яракларны әзерләделәр һәм хезмәттәшләрен җыйдылар. Белгечләр осталыкларын күрсәттеләр, эш атмосферасына тон бирделәр, барысына да уңай энергия өләштеләр. Мәдәният хезмәткәрләре аннары курчакларны гашыйк парларга бүләк итү өчен, эшләнмәләрне фантазияләрен эшкә җигеп, иҗади якын килеп һәм күңел җылыларын биреп ясадылар.

«Неразлучники» курчаклары, борынгы ышануларга караганда, ир белән хатынның мәхәббәтләрен, чит энергетиканың тискәре йогынтысыннан саклый. Бу курчаклар тугрылык һәм иминлек символы булып тора, дип саныйлар.

Борынгы традицияләр буенча «Неразлучники» курчаклары яшь өйләнешүче парларга мәхәббәт һәм хөрмәт теләп бүләк ителә. Шулай ук алар туй көнен һәм бала тууны билгеләп үткәндә дә яхшы бүләк булырга мөмкин.

 

Фото: Аксубай район мәдәният йорты архивыннан.


Нет комментариев