Район җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. 56 нчы яшендә, озак авырудан соң, Сергей Михайлович Маранцев арабыздан китте.
Ул 1967 елның 26 февралендә Югары Баланда авылында туган. Мәктәптән соң Казанның 41 нче урта һөнәри белем бирү училищесына укырга керә. Ике ел Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аның хезмәт кенәгәсендә 1988 елда Чистай ЭТУСның Аксубай бүлекчәсенә электромеханик булып эшкә кабул ителүе турында язу бар. Бу вазыйфада ул 16 ел, аннары – инженер, җитәкче урынбасары булып эшли һәм соңгы өч елда – 2021елның ноябренә кадәр – «Таттелеком» ҖЧҖ Чистай ЗУЭСның Аксубай РУЭСы җитәкчесе вазыйфаларын башкарды. Ул 33 елдан артык гомерен район элемтә тармагында эшләүгә багышлаган.
Сергей Михайлович Маранцев үз эшенең остасы, тәҗрибәле остаз, ышанычлы иптәш, хезмәттәш булды. Аның турыдантуры катнашында элемтә линияләренә техник үзгәртеп корулар оештырылды, яңа җепселле-оптик линияләр төзелде, район тулысынча җепселле элемтәгә күчте. Ул җитештерү мәсьәләләрен хәл иткәндә хәтта катлаулы хәлләрне чишү юлларын таба. Урынбасар булып эшләгәндә һәм район элемтәчеләр коллективын җитәкләгәндә, элемтә җиһазлары һәм линия-кабель хуҗалыгының югары һәм сыйфатлы эш күрсәткечләрен тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. Абонентларны кәрәзле элемтәгә күчерү, район территориясендә IP- телевидение кертү буенча эшләрне башкаруга коллективны оста итеп мобильләштерә алды.
Ул телекоммуникацион системаларны үстерүдә заман белән бергә атлаучы белемле белгеч иде. Шулай ук районның элемтәчеләр коллективын да үз артыннан ияртә белде. Намуслы, тәртипле, гадел, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер иде. Аксубайлылар аны әнә шулай истә калдырачак. Сергей Михайлович Маранцев Аксубай районында элемтә челтәрен үстерүгә зур өлеш кертте. Аның турындагы хәтер безнең йөрәкләрдә озак сакланыр.
К.К. Гилманов, И.М. Заһидуллин, С.Ю. Зайцев, Р.М. Галиев,
И.И. Моратшин, И.И. Ислямов, С.В. Александров, Н.М. Фәттахов, А.А.Гатауллин.
Нет комментариев