Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы хатын-кызлары маммографияне бушлай уза алалар

Күчмә маммограф Аксубай районына 2 февральдә килә.

Ун көн дәвамында Аксубай район үзәк хастаханәсе территориясендә эшләячәк.

– Маммография – сөт бизенең яман шешен иртә стадиядә ачыклауның бердәнбер ысулы, – дип шәрехләде поликлиника мөдире Алина Маланчева. – Маммографияне, 1947 елдан башлап, ике елга интервал белән, 1949, 1951, 1953, 1955, 1957, 1959, 1961, 1963, 1965, 1967, 1969, 1971, 1973, 1975, 1977, 1979, 1981 елларда туган хатын-кызлар бушлай уза ала.

Пациентларны кабул итү 8:00 дән 16:00 сәгатькә кадәр алып барылачак. Үзең белән паспорт, медицина полисы һәм СНИЛС булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев