Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында коронавирус йогышы барлыкка килү һәм таралуны булдырмау буенча профилактик чаралар күрелә.
Учреждение хезмәткәрләре йогышсызландыру режимын саклыйлар. Интернат-йортта расписание буенча көн саен һаваны зарарсызландыралар, өслекләрне махсус сыекча белән даими сөртеп торалар. Һәр кеше кулларны бактерияләргә каршы һәм гади сабын белән юу кагыйдәләре турында хәбәрдар, бигрәк тә урамда җәяү йөреп кергәннән соң.
Социаль хезмәтләр алучылар өчен мәгълүмати стендларда яңа коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау буенча материаллар урнаштырылган, радио буенча лекцияләр үткәрелә, шул исәптән шәхси тәртиптә дә.
Шулай ук инфекция барлыкка килүне һәм таралуны булдырмау максатыннан, социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен дәресләр, индивидуаль һәм төркем белән, социаль дистанцияне үтәп үткәрелә.
Фото: Федоровка интернат-йорты архивыннан
Нет комментариев