Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы газетасы традицион «Җиңү чыршысы» акциясен башлап җибәрә

Редакция 2022 елның 4 маеннан 11 маена кадәр район газетасына язылучылар арасында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан зәңгәр чыршы үсентеләре уйнатачак.

Традицион акцияне «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы район газетасы редакциясе ТР «Аксубай урманчылыгы» ДБУ белән берлектә оештыра.

Язылу 2022 елның II яртыеллыгына, алты айга рәсмиләштерелгән булырга тиеш. Чыршы үсентеләре иясе булу өчен, басмага язылу турындагы квитанцияне 2022 елның 11 маена кадәр (бу көнне дә кертеп) selnew@mail.ru электрон адреска юлларга яисә Ленин урамы, 9 йорт адресы буенча редакциягә алып килергә кирәк.

Уйнату «Сельская новь | Аксубай районы яңалыклары» төркеменең туры эфирында узачак.

Зәңгәр чыршы үсентеләренең бәхетле ияләре аларны 12 майда, эш көн дәвамында килеп алырга мөмкин.

Искә төшерәбез, подписканы почта элемтәләре бүлекләрендә, почтальоннар аша яисә редакциядә альтернатив язылып рәсмиләштерергә мөмкин.

Яисә өйдән чыкмый гына – ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр аша, «Даими басмаларга язылу» хезмәтен сайлап язылырга, яисә Почты Россия Почтасы сайтында рәсмиләштерергә була.

Басмаларга язылу бәясе: физик затлар өчен – 773,76 сум, юридик затлар өчен – 863,82 сум.

Акциянең вакыты 2022 елның 4 маеннан 12 маена кадәр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев