Район газетасы редакциясендә элеккеге мөхәррир Фәхертдин Шәязданов истәлегенә шахмат турниры узды.
Фәхертдин Шәязданов шахматны яратты һәм бу интеллектуаль уен белән шөгыльләнүче кешеләргә зур хөрмәт белән карады.
– Фәхертдин Шәмсетдин улының район шахматчылары арасында дуслары күп иде. Ул үзе дә бик теләп шахмат бәйгеләрендә катнашты. Редакция дә Шәяздановлар гаиләсе ярдәме белән Хәтер турниры оештырырга булды, – дип билгеләп үтте турнирны ачып, газетаның баш мөхәррире Людмила Жаренова. – Безнең инициативаны Шәяздановлар гаиләсе хуплады, өстәвенә хатыны һәм балалары гына түгел, аның кыз һәм ир туганнары да. Фәхертдин Шәмсетдин улы җитәкче генә түгел, ә күпләр өчен – игелекле дус, остаз да иде.
Редакция Шәяздановлар гаиләсе – Зөмәрә Зиннур кызы, Дилия һәм Фирнат белән бүгенге көндә дә элемтәдә тора.

Фәхертдин Шәяздановның кызы Дилия – безнең элеккеге хезмәттәшебез, ул биш ел безнең район газетасы редакциясендә журналист булып эшләде, редакциядә эшләгән елларын искә төшерде, вакытсыз арабыздан киткән әтисе истәлеге аларның гаиләсе өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын билгеләп үтте.
Хәтер турнирында катнашу өчен районның ун шахматчысы гариза бирде. Алар арасында Фәхертдин Шәмсетдин улының якын дусты Сәлихҗан Сафин да бар иде.

– Фәхертдин белән без яшьтән дус идек, югары уку йортында бергә укыдык, тулай торакта бергә яшәдек, шахмат уйнарга ярата идек, язмыш шулай боерды ки, туганнар булдык. Ул чын дус иде. Без аны бик юксынабыз, – диде Сәлихҗан Закирҗан улы.

Фәхертдин Шәмсетдин улының абыйсы – Фәтхетдин Шәмсетдин улы да энесе турында күңел түреннән чыккан иң җылы сүзләрне әйтте:
– Аның өчен барысы да тигез иде, эше тыгыз булуга карамастан, ярдәм итү, безнең хәл-әхвәлебезне белер өчен вакыт таба иде. Без шатлыкларны да, кайгыларны да бергә уртаклаштык. Ул безнең зур гаиләбез өчен ышанычлы тыл иде. Ул ир-ат, әти буларак үз миссиясен тулысынча үтәде – йорт төзеде, улларын тәрбияләп үстерде һәм бер генә агач утыртмады.
Элеккеге мөхәррирне бер минут тынлык белән искә алдылар. Шахматчылар иң көчле исемен алу өчен көрәшкән арада, хезмәттәшләре һәм дуслары Фәхертдин Шәяздановның каберенә бардылар, чәчәкләр салдылар.

Редакциягә хәтер турнирын оештыруда районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин һәм шахмат турниры хөкемдары Геннадий Горбунов ярдәм итте. Өч сәгать дәвамында бер-бер артлы партияләр уйнатылды.

Турнирга йомгак ясарга Фәхертдин Шәяздановның дусты район башлыгы Камил Гилманов та килде.

– Районда авыл хуҗалыгы объектларын реконструкцияләү барган елларда без аның белән райондагы бөтен фермаларны йөреп чыктык. Теләсә нинди мәкаләне язар алдыннан, ул иң элек теманы җентекләп өйрәнә иде. Хәтерлим әле, фермада терлекләрнең ничек асралуын, һәр су эчертү җайланмасын җентеләп карап чыга иде. Аның каләме очлы булды, ул кемгәдер ярарга теләмәде, аның үз фикере бар иде. Эштә дә, дуслыкта да – Фәхертдин җаваплы, ышанычлы һәм гадел кеше булды, – дип ассызыклады Камил Камал улы.
Ул Фәхретдин Шәмсетдин улының вафатына кадәр Казанга редакциянең түбәсен ремонтлауга акча сорарга баруларын искә төшерде. Һәм алар башкаладан республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Марат Муратов имзалаган ике миллион сум акча бүлеп бирү турындагы хат белән кайталар.

Район башлыгы дусты турында истәлек итеп район шахматчылары аксакалы – педагогика ветераны Геннадий Горбатовка, турнирның иң яшь катнашучылары – Максим Борисовка һәм Илсаф Даутовка истәлекле бүләкләр тапшырды.

Ә Фәхертдин Шәязданов истәлегенә үткәрелгән I шахмат турнирында Илнар Гафиятов, Марат Сафин һәм Габделәхәт Салихов җиңү яуладылар.



Иң көчле шахматчылар редакциядән грамоталар, яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән медальләр һәм Шәяздановлар гаиләсеннән акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.
Фәхертдин Шәмсетдин улының тормыш иптәше Зөмәрә Зиннур кызы бүләкләр тапшырганда, турнирның бик җылы һәм күңелле узуын билгеләп үтте, шахматчыларга – катнашканнары өчен, редакциягә тормыш иптәшен хөрмәтләп искә алулары өчен
рәхмәт белдерде, турнир традиционга әйләнсен иде дигән теләген белдерде. Шәяздановлар гаиләсеннән редакциянең барлык хезмәткәрләренә, турнирда катнашучыларга һәм кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
– Ун елдан соң абыемны редакция коллективында хәтерләүләре бик күңелле. Җитәкче булу һәм үзең турында якты эз калдыру – һәркемгә дә бирелмәгән. Бүген шахмат уенының кешеләр характерында нинди эз калдыруын аңладым. Аның һәр гамәле шахмат тактасында гына түгел, тормышта да ике адымга алдан уйланылган иде, – дип билгеләп үтте турнирны ябу тантанасында Фәрит Шәязданов.
Газетаның 80 еллыгына редакциядә Фәхертдин Шәмсетдин улы инициативасы белән музей оештырылды. Биредә район газетасы тарихын, район журналистлары, хезмәткәрләре һәм полиграфистлары турында истәлекләрне бергә туплау башланган иде. Тик күп кенә сәбәпләр аркасында музей эше тукталды. Әле күптән түгел генә иганәче Константин Николаев ярдәме белән музей өчен кабинет ремонтланды һәм редакция аның эшен яңадан торгызуга кереште. Бу фикерне Фәхертдин Шәмсетдин улының бертуганнары – Фәретдин Шәмсетдин улы һәм Миңсылу Шәмсетдин кызы да хупладылар, алар экспонатлар өчен стеллажлар булдыруда хәйриячеләр булдылар. Ә редакциягә рәхмәт йөзеннән алар истәлек өчен чәй сервизы бүләк иттеләр.

Фәхертдин Шәяздановны редакция коллективында гына түгел, Татарстан Журналистлар берлегендә дә яхшы сүзләр белән искә алалар. Аның эш компьютерында Журналистлар берлегенең элеккеге рәисе Римма Ратникова белән фото сакланган.
Турнир алдыннан гына бу турыда Журналистлар берлегенең башкарма директоры Ралия Фәтхетдинова искә төшерде:
– Бу фотоны мин кичәгедәй хәтерлим. Мин Журналистлар берлегендә эшли башлаган гына идем. Бу район газеталары мөхәррирләре белән беренче очрашу иде. Ул чакта мин Фәхертдин Шәмсетдин улын Берлеккә керергә күндердем.
Кызганычка каршы, район газетасының элеккеге мөхәррире әгъзалык билеты алырга өлгермәгән. Фәхертдин Шәязданов 2012 елның 9 апрелендә бакыйлыкка күчте.
Ә аның тормышындагы соңгы яздагы кебек, бүген дә тамчылар тамды. Ә монитор экраныннан безне кайчандыр безнең җитәкчебез дә, остазыбыз да булган Фәхрентдин Шәмсетдин улы күзәтте сыман. Кеше турында хәтерлиләр икән, димәк, ул безнең арада, ул исән…
Укытучы, полиграфист, журналист

12 ел дәвамында Фәхертдин Шәмсетдин улы район газетасын җитәкләде. Ул 10 ел элек вафат булды. Быел, Ватанны саклаучылар көнендә, аңа 63 яшь тулган булыр иде.
Фәхертдин Шәязданов Яңа Кармәт авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген, Казан педагогика училищесын тәмамлаганнан соң, Яңа Кармәт төп мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башлый.
Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, Яңа Кармәт мәктәбендә физик культура һәм география укыта. Бер үк вакытта КДУның тарих факультетын читтән торып тәмамлый. 1988 елның августында укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләнә. Тугыз айдан, яшь, инициативалы белгечне, район үзәгенең 2нче номерлы яңа төзелә торган мәктәбе директоры итеп билгелиләр.
1990-93 елларда Фәхертдин Шәязданов Яңа Кармәт авыл советы рәисе булып эшли.
Аның гомеренең соңгы 18 елы район газетасы белән бәйле. 1993 елда, үзгәртеп коруның иң катлаулы елларында, ул район типографиясе коллективын берләштерә һәм «Сельская новь», «Авыл таңнары» һәм «Ял пурнасе» газеталарының өзлексез чыгарылышын тәэмин итә. 1995 елда ТР Матбугат министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
2000 елда Фәхертдин Шәязданов район газетасы редакторы итеп билгеләнә һәм җитәкченең үҗәтлеге аркасында редакция ике елдан тулысынча компьютер версткасына күчә. Кама аръягы зонасында беренчеләрдән булып, район газетасы офсет ысулы белән бастырыла башлый. Кыска гына вакыт эчендә ул газетаның сыйфатын күтәрә һәм анда хезмәткәрләрнең иҗади эше өчен барлык шартлар да тудыруга ирешә.
2009 елда Фәхертдин Шәяздановның хезмәте «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, ә бер елдан соң «Татмедиа» ААҖнең Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелә.
Мөхәррир үзенең бөтен эшчәнлеге дәвамында газетаның абруе турында кайгыртудан туктамады, күп еллар дәвамында даими булып калган тираж шуның турында сөйли.
Нет комментариев