Аксубай районы чыгарылыш укучылары cынау нәтиҗәләрен көтәләр
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы чыгарылыш укучылары cынау нәтиҗәләрен көтәләр

Чыгарылыш укучылары өчен дулкынландыргыч мизгел җитте: имтиханнар тәмамланды, хәзер алар рәсми нәтиҗәләрне көтәләр.

Чыгарылыш укучылары өчен кызу чор 3 июльдә үк башланган иде. Бүген бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның төп чоры тәмамланды. Чыгарылыш укучылары соңгы имтиханны тапшырдылар — чит телдән сынау уздылар.

– Имтиханнарны оештыруда кыенлыклар булмады. Чыгарылыш укучыларын, элеккечә үк, металл кыса аша тикшерделәр. Кергәндә һәркайсының температурасын үлчәделәр, шуннан соң, дистанция саклап, аудиториягә кадәр озаттылар, – дип хәбәр итте Аксубай районы мәгариф бүлеге белгече.

Чыгарылыш укучылары сынау нәтиҗәләрен үзләренең мәктәпләрендә яисә Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру өчен теркәлгән белем бирү белән идарә итүнең төбәк органында белә алалар. Шулай ук нәтиҗәләр имтиханга хәбәрнамәдә күрсәтелгән махсус теркәлү коды буенча БДИның рәсми мәгълүматлар порталында яисә паспорт мәгълүматларын (серияне һәм номерны җыю да җитә) кертеп бастырыла.


Нет комментариев