Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы бүген 85 яшьлек Социалистик Хезмәт Герое Валентина Васильевна Сорокина белән хушлашты

Валентина Васильевнаны соңгы юлга озатырга район җитәкчелеге, җәмәгатьчелек, туганнары һәм якыннары килде.

Валентина Сорокинаның бөтен хезмәт биографиясе – ул район файдасына фидакарь хезмәт. 1985 елга кадәр Валентина Васильевна «Аксубай» совхозында дуңгыз караучы булып эшли, ә Аксубай дуңгызчылык комплексы сафка баскач, анда симертү цехында эшли башлый. 

VIII бишьеллык йөкләмәсен ул 3,5 ел эчендә үти, Аксубай районының гына түгел, ә Татарстан АССРның да иң яхшы дуңгыз караучысы булып таныла. КПСС район комитеты һәм партия өлкә комитеты әгъзасы була. 1971-1975 елларда Валентина Васильевна СССР Югары Советы депутаты була. 

1971 елда Валентина Сорокина Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, 1973 елда Ленин ордены белән бүләкләнә. 1976 елның декабрендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Валентина Васильевнага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. 

Җеназадан соң гыйбадәтханә ишегалдында митинг булды, анда район хакимияте, башкарма комитеты вәкилләре, бистә кешеләре, шулай ук мәрхүмәнең күпсанлы дуслары һәм якыннары катнашты. 

– Бүген без Социалистик Хезмәт Герое һәм шушы еллар дәвамында безнең белән булган яхшы кешене соңгы юлга озатабыз, – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров. – Ачык күңелле һәм әдәпле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, Валентина Васильевнаны аксубайлылар яхшы белә иде. Әлбәттә инде, аның якты образы безнең йөрәкләрдә озак сакланыр. 

– Валентина Сорокинаның вафат булуы безнең өчен зур югалту, – диде район башлыгы Камил Гилманов. – Республикада хезмәт геройларын бармак белән генә санарлык. Без аның белән һәрвакыт горурландык. Шулай булып чыкты ки, безне Валентина Васильевна белән язмыш таныштырды. Мин намуслы хезмәте өчен Хезмәт Герое исеменә лаек булган бу искиткеч ханым тәрбияләнеп үскән Рябовлар гаиләсен балачактан ук белә идем, ә соңрак өч ул тәрбияләп үстергән Валентина һәм Петр Сорокиннарның тыйнак гаиләсе белән дә еш аралаштым. Сүз дә юк, сугыш чорына туры килгән авыр бала чак, яшьтән үк урман хәзерләүдә эшләү, фермадагы кул хезмәте Валентина Васильевнаның сәламәтлегенә йогынты ясамый, аның гомерен кыскартмый калмагандыр. Элементар хезмәт шартлары булмауга карамастан, «Восход» совхозы дуңгыз караучысы Сорокинаның күрсәткечләре республикада гына түгел, бөтен Советлар Союзында да иң югарысы һәм иң яхшысы булган. Герой исемен болай гына бирмиләр. Валентина Сорокина бистәнең яңа урамнарының берсен аның исеме белән атарга лаек дип уйлыйм. 

Район башлыгы район хастаханәсе табибларына аның гомерен озынайту өчен фидакарьләрчә көрәшүләре өчен рәхмәт белдерде. 

Тыныч йоклагыз, хөрмәтле Валентина Васильевна! Авыр туфрагыгыз җиңел булсын! Без сезнең турыдагы якты истәлекне озак сакларбыз. 

Хезмәт Героеның вакытсыз вафат булуы уңаеннан, имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Фәнис хәзрәт Низамов район мөхтәсибәте исеменнән аның гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашты. 

Валентина Васильевна Сорокинаны Рус Кармәте авылының православие зиратында, Казан Изге Ана иконасы чиркәвеннән ерак түгел җирләделәр. 

Традицияләргә таянып, Социалистик Хезмәт Героен соңгы юлга өч тапкыр коралдан залп биреп озаттылар һәм бер минут тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев