Аксубай районы башлыгы сугыш ветераны Елисей Тимирясовны бәйрәм белән котлады
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы башлыгы сугыш ветераны Елисей Тимирясовны бәйрәм белән котлады

Район башлыгының котлавын 98 яшьлек аксубайлы, сугыш ветераны Елисей Мурзич Тимирясов кабул итте.

Елисей Мурзич Тимирясов 1923 елның 15 ноябрендә Аксубай районының Сидул-Ерыклы авылында туа.

Бөек Ватан сугышы фронтларында 1942 елның апреленнән 1944 елның сентябренә кадәр була. Яралана, хәрби исәптән төшерелә. 9нчы механикалаштырылган бригаданың 46нчы танк полкы составында лейтенант, танк командиры булып хезмәт итә. Корсунь-Шевчен операциясендә, Ясско-Кишенев операциясендә (1944 елның августы), Румынияне азат итүдә катнаша (1944 елның сентябре).

I дәрәҗә Ватан сугышы Ордены, Кызыл Йолдыз ордены, «Германияне Җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән.

Камил Гилманов сугыш ветеранына иң җылы рәхмәт сүзләрен һәм котлауларын җиткерде:

– Бүгенге көндә Сез районда илебез тарихында иң канкойгыч сугышның бердәнбер шаһиты. Сезгә, Елисей Мурзич, район халкы һәм шәхсән үз исемемнән тыныч күк йөзе, фидакарь батырлыгыгыз, кыюлыгыгыз һәм Ватанга тугрылыгыгыз өчен чиксез рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Сәламәтлек Сезгә, кадерле ветераныбыз!

Елисей Мурзич кунакны, пандемия аркасында бик сирәк кияргә туры килгән бәйрәм костюмында кабул итте. Нигездә, ул өйдә генә, ишегалдына чыга, әмма дөнья белән элемтә тота – телевизор карый, интернет аша яңалыклар укый. Ветеран Украинадагы вәзгыять өчен бик борчыла.

– Игътибарыгыз, ихтитрамыгыз өчен рәхмәтлемен. Украина өчен бик борчылам. Дөньялар тыныч булсын, оныкларыбыз һәм оныкчыкларыбыз сугыш күрмәсен иде, – дип теләде Елисей Мурзич.


Нет комментариев