Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов: «Безгә ныклы хакимият, тотрыклылык кирәк»

Аксубай районының 572 нче сайлау участогында Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов тавыш бирде.

Сайлау участогына ул тормыш иптәше Асия Зөфәр кызы белән килде.

Участокка кергәндә аның температурасын тикшерделәр, шәхси саклану чаралары белән пакет бирделәр һәм участокка кул металлодетекторы сканерлаганнан соң гына узарга рөхсәт иттеләр.

Сайлау участогында һәркем бу процедурага дучар ителә, дип ышандырдылар. Монда санитар таләпләр генә түгел, җәмәгать иминлеге таләпләре дә төгәл үтәлә.

Кулына сайлау бюллетеньнәрен алып, Камил Гилманов тавыш бирү кабинасына узды. Ә аларны тавыш бирү урнасына төшереп, үзенең гражданлык бурычын үтәвен шәрехләде.

– Без якын биш елда республика белән Президент җитәкчелек итсен өчен тавыш бирәбез, аның тырышлыгы белән безнең төбәк, Татарстан иң яхшы, матур һәм чәчәк атучы төбәк булды. Бүген мин хакимиятнең җирле органнарына һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар өчен тавыш бирдем. Депутатлыкка кандидатлар безнең өметләрне аклар дип ышанам. Үзебезнең бистәнең, районның тотрыклы үсешен, бездә булган проектларның үтәлүен күрәсе килә, моның өчен ныклы хакимият, тотрыклылык кирәк, – дип билгеләп үтте район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев