Өлкәннәр көнендә Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов Бөек Ватан сугышында катнашкан Елисей Тимирясовка күрсәткән батырлыклары һәм куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Елисей Мурзич кунакларны елмаю белән каршы алды һәм котлауларны шатланып кабул итте.
Ул район башлыгын чәй табыны янына чакырды, алар район яңалыклары турында фикер алыштылар, ветеранның сәламәтлеге турында сөйләштеләр.
– Без, ветераннарга карата күрсәткән игътибарыгыз өчен зур рәхмәт, – диде Елисей Мурзич.
Камил Камал улы, бу – сугышта катнашучылар буыны лаек булган ихтирам һәм хөрмәтнең бик азы гына, дип билгеләп үтте һәм ветеранга ныклы сәламәтлек теләде.
Нет комментариев