Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы башкарма комитеты җитәкчесе Үзәк хәрби округ бүләген алды

Узган елгы чакырылыш кампаниясе нәтиҗәләре буенча район Татарстан буенча иң яхшылар рәтенә керде.

Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев РФ Оборона министрлыгының Үзәк хәрби округы грамотасы белән бүләкләнде.

2021 елгы чакырылыш кампаниясе нәтиҗәләре буенча Аксубай районы республикада иң яхшылар рәтенә керде. Аксубайлыларның хәрби хезмәткә чакырылу буенча планлы эше Үзәк хәрби округ җитәкчелеге тарафыннан бәяләнде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие вазыйфаларын вакытлыча башкаручы генерал-майор Рөстәм Миннекаев боерыгы белән грамота белән бүләкләнде. Башкарма комитет җитәкчесенә бүләкне район башлыгы Камил Гилманов район Советының чираттан тыш сессиясендә тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев