Аксубай районы балалары үз куллары белән Кыш бабай ясадылар
Яңа Үзи авылында Газиз Кашапов музеенда «Кыш бабай» дип исемләнгән мастер-класс үтте.
Музей 1992 елда шагыйрь һәм публицист Газиз Кашаповның (1942-1991) кече ватанында ачыла. Биредә Газиз Кашаповның шәхси әйберләре, көнкүреш әйберләре, басма продукциясе тупланган.
Яңа ел каникулларында да музейның ишекләре һәркемгә ачык һәм ул балаларга күңелсезләнергә ирек бирми. Монда «Кыш бабай» дигән мастер-класс үтте, балалар кул астында булган материаллардан Кыш бабай ясадылар!
Фото: Газиз Кашапов музее архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев