Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы балалары асфальтта рәсем ясау бәйгесендә катнаша ала

Быел Халыкара балаларны яклау көне онлайн режимда узачак.

Коронавирус йогышы пандемиясенә бәйле рәвештә, Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чаралар да яңа форматта уза. Шулай да балалар барыбер асфальтка төрле буяулар белән рәсемнәр төшерә алачак. Аксубай районының мәктәптән тыш эшләр үзәге асфальтта рәсем бәйгесе игълан итте.

Анда теләгән һәр бала катнаша ала. Моның өчен асфальтта рәсем ясарга кирәк. Үзеңне рәсем белән бергә фотога төшерергә, видео төшерергә һәм исем-фамилияне, яшне күрсәтеп, cvr_aksu@mail.ru электрон почтага юлларга. Эшләр 5 июньгә кадәр кабул ителә. Иң актив катнашучыларга призлар, грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылачак.

 

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев