Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы авылларында Сабан туйлары киң колач белән узды

Түбән Татар Майнасында язгы кыр эшләренең тәмамлануын билгеләп үттеләр.

Традицион халык бәйрәме авыл халкын һәм кунакларны җыйды. Җылы һәм кояшлы көн бәйрәмгә килүчеләрнең кәефен тагын да күтәрде. Бәйрәмдәи катнашучыларны Түбән Татар Майнасы авылында туып үскән язучы Алсу Нәҗми сәламләде. 

Импровизацияләнгән сәхнәдә җирле артистлар халыкны үзләренең матур чыгышлары белән шатландырдылар. Бу көн кунаклар күңелендә үзешчән сәнгать номерларының төрлелеге һәм артистларның башкару осталыгы белән истә калды. 

Сабан туеның йөзек кашы – көрәш көчле ир-егетләрне җыйды. Җитди бил алышуларда кече сабан туеның төп батыры ачыкланды һәм төп приз – тәкә аның җилкәсенә менеп кунаклады. Авыл Сабан туеның абсолют батыры булып Илдус Камалов калды. Аның тренеры – Илһам Камалов. Сүз уңаеннан, Илдус 2022 елгы район Сабан туенда да батыр булды. Ул үзенең көчен һәм үҗәтлеген исбатлады. 

Сабан туеның йолалары булган – баганага менү, чүлмәк вату, армспорт, бүрәнәдә капчык белән сугышу һәм башкалар кебек уеннарда өлкәннәр дә, балалар да катнашты. Ә балалар, әлбәттә, бүләкләргә шатланды. 

Кече сабан туе Түбән Татар Майнасы авылы халкы көче белән оештырылды. Туган якларыннан читтә яшәгән кешеләр бу инициативаны актив хупладылар һәм бәйрәмне үткәрүдә ярдәм иттеләр. 

Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина Сабан туенда батыр калучыга тәкәне җирле мәчет тәкъдим итте, дип билгеләп үтте. Ул авыл халкына сабан бәйрәмен оештырган өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев