Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективында күңелле вакыйга булды – аның ике вәкиленә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен финанс-икътисад бүлегенең өлкән белгече Светлана Золина һәм җитештерү (маркетинг) бүлеге җитәкчесе Усман Нигъмәтуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан Рәхмәт хатлары алдылар. Белгечләргә бүләкләрне район башлыгы Камил Гилманов тапшырды.

Нет комментариев