Республика табибларын Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Бердәмлек» медале белән бүләкләделәр.
Бүләкләр алган 20 медицина хезмәткәре арасында Аксубай район үзәк хастаханәсенең баш табибы Марсель Ислямов та бар.
Татарстан медикларына 20 медальне һәм бер орденны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин коронавируска каршы көрәштә үз-үзләрен аямыйча эшләүләре, фидакарьлекләре һәм зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт йөзеннән тапшырды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.
Нет комментариев