Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай район судында яңа рәис

Дүшәмбедән Аксубай район судының яңа рәисе Иршат Гыйниятуллин үз вазыйфасына кереште.

Россия Президенты Владимир Путин 22 апрельдә аның билгеләнеше турындагы боерыкка кул куйды.

Моңа кадәр Аксубай судын ике срокта Альбина Никитина җитәкләде, хәзер ул Нурлат шәһәр суды рәисе. Иршат Гыйниятуллин биш елга якын Аксубай район судында хөкемдар булып эшләде.

Иршат Гыйниятуллин 1985 елда Татарстанның Спас районы Иске Рәҗәп авылында туган, 2007 елда Россия гадел хөкем академиясен тәмамлаган. Аксубай район суды хөкемдары вазыйфасына билгеләнгәнче Яр Чаллы шәһәр судында эшләгән. Ул VI квалификацион класслы хөкемдар.

Яңа вазыйфага керешкән суд рәисе Иршат Гыйниятуллинны коллективка Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров тәкъдим итте. Билгеләнеш прокуратура, тикшерү комитеты, җинаять-башкару инспекциясе, суд приставлары вәкилләре катнашында узды. 

– Суд рәисе вазыйфасында сезгә, судьялар кебек үк, административ функцияләр дә йөкләнә. Суд коллективыннан яңа җитәкчене кабул итүегезне, судның бердәм организм буларак эшләвендә теләктәшле булуыгызны сорыйм. Гадел хөкем законлылык, гаделлек принципларында гамәлгә ашырылырга һәм вакыт таләпләренә җавап бирергә тиеш, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров.

Судның яңа рәисенә Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе җитәкчесе урынбасары Рамил Рамазанов, район башлыгы Камил Гилманов һәм хезмәттәшләре теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев