Аксубай район мәдәният йорты баянчылары үз республикаларын лаеклы тәкъдим иттеләр
Соңгы яңалыклар

Аксубай район мәдәният йорты баянчылары үз республикаларын лаеклы тәкъдим иттеләр

Пермь шәһәрендә баянчылар арасында ачык онлайн-бәйге узды.

2020 елның декабрендә Наилә Крайнова тәрбияләнүчеләре онлайн конкурста катнаштылар һәм алар чыгышы югары бәяләнде. Конкурста Россия һәм Белоруссия шәһәрләреннән: Пермь, Нефтеюганск, Мирный (Архангель өлкәсе), Октябрьск (Самара өлкәсе), Речица (Беларусь), Оса (Пермь крае), Тольятти (Самара өлкәсе), Ногинск (Мәскәү өлкәсе) шәһәрләреннән, Аксубай бистәсеннән (Татарстан) барлыгы 100 гә якын яшь баянчы катнашты.

"Аксубай егетләре" баянчылары Ильяс Исмәгыйлев, Никита Семёнов, Вадим Липатов"Ансамбль" - трио номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат булдылар.

Баянчылар Семён Крайнов белән Глеб Мясников дуэты - 2 дәрәҗә лауреат булды.

Вадим Липатов,Семен Крайнов,Глеб Мясников "Солист" номинациясендә – төрле яшь төркемендә икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Ксения Романова - 3 дәрәҗә лауреат булды.

 

Фото: Наилә Крайнованың шәхси архивыннан.


Нет комментариев