Аксубай район газетасы вәкилләре Заря халкы белән Илья көнен билгеләп үттеләр
«Татмедиа» АҖ филиалы «Сельская новь» газетасы редакциясе хезмәткәрләре баш мөхәррир Людмила Жаренова җитәкчелегендә Заря бистәсендә яшәүчеләр белән очраштылар.
Саврушка елгасы башланган ерак почмакка без бик сирәк күз салабыз – биредә, гадәттә без газета битләрендә һәм басманың электрон версияләрендә сөйләргә күнеккән җитештерү, мәдәният һәм көнкүреш объектлары юк.
Заряда 19 йорт хуҗалыгы исәпләнә. Кешеләр, нигездә, шәхси хуҗалыклар хисабына яшиләр, сөт тапшыралар, күпчелек хуҗалыкларда 5-9ар сыер асрала. Бик матур урын: аяк астында хәтфә үлән, тирә-юньдә урманнар шаулап утыра, кошлар сайрый, йортлар төзек, матур – кыскасы, җәннәт почмагы.
– Заряда халык хезмәт сөючән, инициативалы һәм бердәм, – ди Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев. – Соңгы елларда торак секторның 90 проценты яңартылды, төзелде. Авыл халкы үзләренә уңайлы көнкүреш шартлары тудыралар, яхшы тормышка омтылалар.
Бу көнне зарялылар җәйге бәйрәм – Илья көнен билгеләп үттеләр. Елга янында агачлар күләгәсе астында сый-нигъмәтләр белән табын корылды, учакта уха пеште. Кунаклар урман балының тәмен татып карадылар, хуҗалар белән бик теләп аралаштылар. Мондый очрашулар көндәлек тормышка шатлык өсти, уңай эмоцияләр бирә. Редакция хезмәткәрләренең килүе сөйләшү өчен темаларны билгеләде.
– Без «Сельская новь» һәм «Ял пурнăçӗ» басмаларын яратып укыйбыз, газеттан, район яңалыкларыннан башка тормыш кызык түгел, – диләр алар. – Мәкаләләр авторлары белән күзгә-күз очрашып гапләшүебезгә, сезгә нәрсә дә булса сөйләвебезгә, яңалыкларны белүебезгә бик шатбыз.
Сүз берничә ел элек социаль проектлар гранты ярдәмендә төзекләндерелгән борынгы чишмә тарихы, зарялыларның нинди мәнфәгатьләр белән яшәве, авыл гына түгел, район һәм республика тормышында да якты эз калдырган кешеләр турында барды. Аларның берсе – Григорий Федоров, аңа иң яхшы укытучы буларак, СССР Югары Советы Президиумы рәисе Михаил Калинин Хезмәт Кызыл Байрагы ордены тапшырган. Фикер алышу темаларының һәркайсы газетада аерым сюжетка лаек. Газетабызга язылучылар белән очрашу турындагы мәкаләләр район газетасының алдагы саннарында урын алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев