Нәкъ бер ел элек –2019 елның 7 сентябрендә – Ленин паркында стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә багышланган хәрби монумент ачылды.
Төрле елларда ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан ир-егетләр, чын хәрби бердәмлек күрсәттеләр. Алар үз иҗтимагый оешмаларын булдырдылар, ракета гаскәрләренә багышланган обелиск, стратегик билгеләнештәге Кораллы көчләр символы – ракета урнаштырдылар. Һәм барысын да – шәхси инициативалары, үз акчалары хисабына. Хәрәкәт активистлары иртәдән кичкә кадәр әлеге объектта эшләделәр – монумент булдырдылар. Эшне иң яхшы дәрәҗәдә башкардылар.
Соңрак бу урында тантаналы шартларда очрашулар, бәйрәмнәр узды. Мемориал ачылуга бер ел туган көнне ракетачылар янә биредә җыелдылар. Әлеге истәлекле көндә алар өйләрендә утыра алмадылар – бергә очраштылар.

– Без РВСН ветераннары берлеге эшчәнлегендәге мөһим моментлар буенча фикер алышыр өчен җыелдык, – диде Евгений Федоров. – Безнең алга таба да уртак эшчәнлек өчен идеяләребез бар. Без иҗтимагый берләшмә булдыру турында альбом әзерлибез, ракета гаскәрләренең ил иминлеге өчен әһәмияте турында сөйләп, яшьләр арасында патриотик эш алып барабыз.
Нет комментариев