Коронавирус инфекциясенә юл куймау максатларында игълан ителгән ике атналык карантинга бәйле рәвештә, армиягә алыначак егетләрнең медицина һәм призыв комиссиясен узу датасы күчерелде.
Элегрәк игълан ителгән 31 марттан 7 апрельгә кадәр комиссияләр 2020 елның 13-20 апрель көннәрендә эшләячәк.
Комиссия узуга бәйле мәсьәләләр буенча 8 (843-44) 2 -73- 66 телефоны аша Аксубай районының хәрби-исәп өстәленә мөрәҗәгать итәргә мөмкин
Нет комментариев