Балалар һәм үсмерләр өчен “Хыял” балалар социаль приютында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм үтте.
“Хыял” приюты тәрбиячеләре биредә яшәүче сабыйлар өчен кечкенә бәйрәм оештырдылар. Алар бу бәйрәмнең тарихы һәм йолалары, туганнарны һәм якыннарны берләштерүче гаилә кыйммәтләре турында сөйләделәр. Балалар кызыклы конкурсларда катнаштылар.
Чара азагында балаларның һәркайсы бәйрәм символы булган ромашка әзерләде, үзенең гаиләсен һәм мәхәббәт, хөрмәт, татулык, сәламәтлек, хезмәт һәм чисталык яшәгән йорт рәсемен ясады.
Нет комментариев