Аксубай приютында балалар сәламәтлеген кайгырталар
“Хыял” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән “Без СПИДка каршы” дигән темага профилактик әңгәмә үтте.
Шәфкать туташы Ольга Комарова балаларны ВИЧ-СПИД төшенчәсе белән таныштырды. Ул авыруның барлыкка килү һәм таралу ысуллары турында сөйләде. Шулай ук тәрбияләнүчеләр вирусны профилактикалау һәм аннан саклану ысуллары турында да белделәр.
Фото: “Хыял” приюты архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев