Аксубай полиция Кыш бабае балаларга бүләкләр таратты
Күркәм гадәт буенча Яңа ел алдыннан Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге Кыш бабае балаларга бүләкләр таратты.
Быел бу матур йола өчен ПДНда исәптә торучы гаиләләр сайланды, сәфәр дә, бүләкләр дә «Нежность» КЦСОН белән уртак булды.
Кыш бабай белән Кар кызы ПДН инспекторы Евгений Егоров белән МЮД, Культура поселокларында һәм шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә биш гаиләгә килде. Әкият геройлары ун балага шатлык бүләк итеп, Яңа ел күчтәнәчләре тараттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев