Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай пенсионерлары Татарстанда янә иң көчлеләр арасында

Лидия Горбунова җитәкчелегендәге район пенсионерлар берлегенең җыелма командасы Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Өченче яшь» пенсионерларының XII республика Спартакиадасында 4 нче урынны яулады.

Ярышларда 31 авыл һәм 14 шәһәр командасы катнашты. Район пенсионерлары берлеге вәкилләре ел саен республика спартакиадасында катнашалар һәм үзләрен иң көчле команда итеп таныталар – алар исәбендә команда һәм шәхси зачетларда бик күп призлы урыннар һәм җиңүләр бар. Бу юлы да безнекеләр район даны өчен лаеклы көрәштеләр һәм дүртенче урынны яуладылар. Һәркем үз төрендә максималь рәвештә, гомуми копилкага иң күп балл китерергә омтылып ярышты. Фәнис Низамов шәхси беренчелектә, оста уенчыларны артта калдырып, өстәл теннисында бәхәссез җиңү яулады. Шулай ук дартс буенча Александр Перепелкин да беренче урынны алды. Маргарита Золина 1000 метрга йөгерүдә, финишка икенче килде. Бу спорт төрендә Валерий Альметкин да катнашты, ул иң яхшылар унлыгына керде.

Җиңел атлетика буенча ярышлар көчле яңгыр астында үтте, шуңа да карамастан, безнең спортчылар бу сынауларны лаеклы үтәделәр. Раиса Мишанина дартс буенча сигезенче нәтиҗәне күрсәтте. Александр Евграфов та ату буенча шундый ук күрсәткечкә иреште. Валерий Сулбаевның йөзү буенча нәтиҗәсе яхшы. Галина Макаренкова, Раиса Мишанина, Валентина Давыдова шәхси зачетта иң көчлеләр унлыгына керделәр. Василий Крмаков, Александр Евграфов, Валерий Альметкин, Валерий Сулбаев, шулай ук Лидия Горбунова, Маргарита Золина, Раиса Мишанина һәм Валентина Давыдова катнашкан катнаш эстафетаны Аксубай командасы бик шәп башкарды. Барлык этапларны узып, безнең команда икенче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев