Аксубай пенсионерлары өчен пенсияләр түләү графигы үзгәрә 
Соңгы яңалыклар

Аксубай пенсионерлары өчен пенсияләр түләү графигы үзгәрә 

ТР Аксубай районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукында) хәбәр иткәнчә, 2020 елның маенда, ял һәм бәйрәм көннәренә бәйле рәвештә, пенсияләр түләү һәм китерү графигы үзгәрә.

Почта бүлеге тарафыннан пенсияләрне вакытыннан алдан түләү башкарылачак:

2020 елның 2 маенда – график буенча айның 3-5 числоларында пенсия алучылар (почта бүлегенең эш режимында). 

7-8 май көннәрендә –график буенча 9 числода алучылар.

Башка көннәрдә – ТР почта элемтәсе бүлекләренең эш режимын исәпкә алып гадәти график нигезендә.


Нет комментариев