Аксубай парларын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрикләделәр
Соңгы яңалыклар

Аксубай парларын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрикләделәр

Уяв чуаш мәдәниятенең республика бәйрәме бик дулкынландыргыч һәм истәлекле вакыйга – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында гаилә парларын бүләкләү белән тәмамланды.

Тантанада катнашучылар алдында район башлыгы Камил Гилманов чыгыш ясады.

–Уяв бәйрәме уңышлы узды, – дип ассызыклады ул. – Чуаш халкы эшли дә, ял да итә белә. Биредә районның иң үрнәк, иң нык һәм иң тату гаиләләре җыелды. Бүген аларның икеләтә бәйрәме.

Җыелучыларны ТР ЗАГС Идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина сәламләде.

– Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне безнең ерак гасырлардан килгән гореф-гадәтләргә бай. Яшьләр өлкәннәрнең барлык теләкләренә һәм вәгазьләренә колак салырлар дип өметләнәм. Республикада бик күп нык гаиләләр булуын, күпсанлы балалар тууын һәм без аларның укуда, спортта, иҗатта ирешкән уңышлары белән горурлануыбызны, гаиләләрдәге мөнәсәбәтләр мәхәббәткә, татулыкка, өлкәннәргә карата хөрмәткә нигезләнеп төзелүен телим!

Бүләкләү тантанасы көчле алкышлар астында узды. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык өчен медале һәм Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үткәрү буенча оештыру комитетының Мактау грамотасы Иске Үзи авылыннан Захаровлар гаиләсенә тапшырылды. Мәгариф ветераннары Борис Анатольевич һәм Людмила Александровна инде 40 елдан артык мәхәббәт һәм татулыкта яшиләр, биш бала тәрбияләп үстергәннәр, гаилә мөнәсәбәтләре үрнәге булып торалар.

Гаилә тормышының бриллиант юбилярлары – 60 ел бергә матур гомер итүче Габделхак Нурулла улы һәм Антонида Васильевна Кабидовларга, “алтын” юбилярлар (50 ел яшиләр) – Мисәлим Хәбибрахман улы һәм Гөлсем Габдулла кызы Аюповларга, Геннадий Степанович һәм Зинаида Петровна Зюзиннарга, Рафыйк Хәлиулла улы һәм Асия Таһир кызы Исмәгыйловларга, Михаил Васильевич һәм Евгения Михайловна Пикмуллиннарга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Шулай ук 40 ел бергә гомер иткән рубин юбилярлар – Хәлил Галимҗан улы һәм Фирдәвес Әхәт кызы Салиховлар, көмеш юбилярлар (25 ел бергә яшиләр) Сергей Валерьевич һәм Нина Алексеевна Литта, Разим Радик улы һәм Гөлнара Минзакир кызы Морадыймовлар да район җитәкчелегеннән истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.

 


Нет комментариев