Бердәм тавыш бирү көнендә үзәк паркта бәйрәм рухы хөкем сөрә.
Бирегә сентябрь аеның җылы, матур көне белән хозурланып калырга теләгән балалары белән әти-әниләр, пенсионерлар, оешма хезмәткәрләре килгән. Район Мәдәният йортының иҗат төркеме аксубайлыларга һәм район кунакларына чын бүләк ясады – кызыклы концерт программасы әзерләде.
Алып баручы Наталья Егорова җыелучыларны быелгы истәлекле даталар – ТАССР төзелүнең 100 еллыгы, Аксубай районы оешуның 90 еллыгы белән җылы котлады.
Аксубай халкы яратып өлгергән үзешчән артистлар Татьяна Григорьева, Оксана Ильмухина, Надежда Мишина, Фәнис Низамов тамашачыларны үзләренең матур чыгышлары белән сөендерделәр.

Нет комментариев