Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай палаткалы лагерында укучыларның кәефләрен пешекчеләр күтәрде

Яшь көрәшче мәктәбен узган вакытта саф һавада тәмле иртәнге, төшке һәм кичке ашлар өлкән сыйныф укучылары күңеленә хуш килде.

Өлкән сыйныф укучылары Кәкре Күл авылы янында өч көн дәвамында хәрби-кыр җыеннарында булдылар һәм яшь сугышчы мәктәбен уңышлы төгәлләделәр. Биредә балалар педагоглар җитәкчелегендә хәрби эш нигезләрен зур кызыксыну белән үзләштерделәр. Кыр җыеннарында булуның икенче, шулай ук, мөһим ягы – укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү дә уңышлы хәл ителде. Булачак солдатларны көнгә өч тапкыр кайнар ризык белән сыйладылар. Иртәнге, төшке һәм кичке ашларны Аксубай 1 нче мәктәбеннән алып килделәр. Шеф-пешекче Фәния Абдуллина җитәкчелегендә пешекчеләр Нәзирә Хәнифова, Яна Семенов, Гөлнара Мингалимова һәм Елена Тимофеева җыеннарда катнашучылар өчен аш-суны бөтен күңелләрен биреп әзерләделәр. Егетләрне ашату өчен аларның һәркайсы чиратлап килде. Пешекчеләр һәр табыннан соң, катнашучылардан “рәхмәт, бик тәмле булды” дигән сүзләрне ишеттеләр.

Булачак солдатларның сәламәтлеген Кәкре Күл фельдшеры Татьяна Романова күзәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев