Аксубай музеенда «Әлиф» күргәзмәсе ачылды
Аксубай туган як тарихын өйрәнү музеенда Зөлфия Нурхәмитованың Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган шәхси «Әлиф» дигән күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәне ачу җылы, кызыклы мохиттә үтте. Зөлфия Нурхәмитова – туган як музее каршындагы иҗат түгәрәгендә тәрбияләнүче. Аңа бу диварлар бала чактан таныш, әнисе – музей директоры Әлфия Нурхәмитова җитәкчелегендә матурлыкны күрергә һәм иҗат итәргә өйрәнгән, шулай ук балалар сәнгать мәктәбендә белем алып, рәсем, кулланма сәнгать серләренә төшенгән. Боларның барысы да аның иҗади киләчәген билгеләгән. Зөлфия югары уку йортын тәмамлаган, дизайнер белемен алган. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында графика дизайнеры булып эшли. Аның төп иҗат юнәлеше – гарәп бәйләме сәнгате. Туган як музеенда «Әлиф» күргәзмәсендә Зөлфия Нурхәмитова әлеге жанрдагы эшләрне тәкъдим итте.
Күргәзмәне ачу тантанасында музейга актив йөрүчеләр, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы әгъзалары, яшь рәссамнар, укытучылар, районның авыл музейлары вәкилләре катнашты. Экспозицияне ачып, Әлфия Нурхәмитова сәнгатьнең әлеге жанры турында сөйләде, татар халкының мәдәнияты, рухи мирасына тукталды. Музей эшчәнлегендә актив катнашканы өчен Зөлфия Нурхәмитовага Рәхмәт хаты тапшырды.
Тантана сәбәпчесе аудиториягә сәламләу сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
– Миңа бу музейда үземнең эшләремне тәкъдим итү күңелле дә, дулкынландыргыч та, – дип билгеләп үтте ул. – Чөнки минем иҗат юлым нәкъ менә монда башланды.
Зөлфия иҗади сәнгатьтә үзе өчен кызыклы юнәлеш – эбру техникасы – суда рәсем ясау сәнгате ничек ачылуы турында сөйләде. Ул ачылышта катнашучыларның сорауларына җавап бирде һәм Газиз Кашапов музеенда, Кәкре Күл урта мәктәбендә эбру техникасы буенча осталык дәресләре бирергә чакыру кабул итте.
Аксубай туган якны өйрәнү музеенда «Әлиф» күргәзмәсе март уртасына кадәр эшләячәк. Зөлфия Нурхәмитованың район буенча иҗади туры әлеге күргәзмә тәмамланганнан соң дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев