Аксубай музеенда картиналар язарга өйрәтәләр
Соңгы яңалыклар

Аксубай музеенда картиналар язарга өйрәтәләр

Рәсем сәнгате белән кызыксынучыларның Аксубай туган як тарихын өйрәнү музееның ВКонтакте битендә картиналар язарга өйрәнү мөмкинлеге бар.

Музейда үткәндәге сәхифәләрне ачарга, бик күп кызыклы әйберләр турында белергә, узган гасырлардан безнең көннәргә кадәр сакланып калган экспонатларны күрергә, халыклар мәдәниятен, йолаларын һәм гореф-гадәтләрен белергә мөмкин. Һәм ул гына да түгел.

Куркыныч вирус инфекциясе таралу буенча килеп туган вәзгыятькә бәйле рәвештә, Аксубай туган якны өйрәнү музеена йөрү дә чикләнде. Әмма, музей хезмәткәрләре иҗади кешеләр өчен яңа мөмкинлекләр ачтылар. Музей директоры, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Әлфия Нурхәмитова интернет буенча осталык дәресләре алып бара. Ул, экран каршында эшләп, рәсем ясау техникасы, буяулар сайлап алу, үзенең иҗади бурычларны хәл итүе турында тәфсилләп сөйли. Нәтиҗәдә – рәссам картина ясый. Сез дә үзегезне сынап карагыз.


Нет комментариев