Соңгы яңалыклар

Аксубай муниципалларын декларацияне ничек дөрес тапшырырга өйрәттеләр

Район Советында керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүматлар тәкъдим итү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова, башкарма комитетның кадрлар бүлеге җитәкчесе Резидә Нурхәмитова белән берлектә муниципаль хезмәткәрләргә, муниципаль вазыйфалар биләүче затларга, муниципаль учреждениеләр җитәкчеләренә декларацияне ничек дөрес тутыру буенча төп яңалыкларны аңлаттылар.

Методик тәкъдимнәр белән таныштырдылар, керемнәр турында мәгълүматлар тәкъдим иткәндә җибәрелгән хаталарны тикшерделәр, методик тәкъдимнәрдә белешмәнең һәр бүлеген тутыру буенча адымлы инструкция белән таныштырдылар, нинди мәгълүматлар күрсәтелергә тиешлегенә төгәллек керттеләр, гаилә хәле һәм милек хәленә бәйле мисаллар китерделәр.

Киңәшмәдә катнашучыларга декларацияне 30 апрельгә кадәр тапшырырга кирәклеген искәрттеләр.


Нет комментариев