Аксубай муниципаль районының православие динен тотучылары "Тал якшәмбесе"н бәйрәм итә 
Соңгы яңалыклар

Аксубай муниципаль районының православие динен тотучылары "Тал якшәмбесе"н бәйрәм итә 

Бәйрәм билгесе булып кызыл тал ботагы саналганга, Россиядә бу көнне "Вербное воскресенье" – "Кызыл тал якшәмбесе" дип атыйлар.

Евангелие нигезендә, Иерусалимга килгән Гайсә Мәсихне, Аллаһ улы буларак тану йөзеннән, юлына пальма ботаклары җәеп каршы алганнар. Изге Китаптан мәгълүм булганча, Гайсә бу вакыйгага кадәр бер көн алдан Иерусалимнан ерак түгел генә урнашкан Вифания авылында яшәгән дусты Лазарьны яңадан терелтә, дип санала. Гайсәне олылап, диндарлар бәйрәмгә бөреләнгән агач ботаклары тотып килә. 

Изге Китаптан мәгълүм булганча, Иерусалим халкы Мәсихне сәламләргә кулларына пальма ботклары тотып чыкканнар һәм аның юлына түшәгәннәр. Бу вакыйга шул рәвешле дин тотучылар традициясенә кергән.

Көньяк илләрендә, җылы һава торышы булганга, христианнарның бу көн алдыннан йортларын пальма һәм зәйтүн ботаклары белән бизәүләре кабул ителгән. Әмма яз башында бездә беренче булып тал бөреләре күренә башлый. Әлеге көнне бәйрәм иткәндә, бездә өстәлгә вазага нәкъ менә тал ботаклары куялар. 

Аксубай православие гыйбадәт йортында бәйрәм шимбә көнне кич белән башланды. Якшәмбе көнне иртән тантаналы гыйбадәт уза, анда тал ботаклары изгеләндереләчәк. 

–Эпидемиологик вакыйгаларга бәйле рәвештә, чиркәү гигиена куркынычсызлыгы чараларын үтәргә - битлекләрдән файдаланырга, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләрнең чиркәүгә йөрүдән тыелып торуын сорый, – ди Аксубай православие храмы башлыгы протеиерей Александр Качаев. – Изге Якшәмбе көнне изгеләндерелгән тал ботакларын өйгә китерүне сорап, чиркәүгә 2-75-35 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Пасха бәйрәмендә дә шундый ук саклык чараларын үтәргә чакырабыз.

 

Фото


Нет комментариев