Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай муниципаль районы Советының сигезенче утырышы узды

Утырышта ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин катнашты. Утырышны район башлыгы Камил Гилманов алып барды.

Аксубай муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү турында финанс бюджет палатасы рәисе Ольга Сетрова сөйләде.

– Гомуми бюджет 2243200 сумга кадәр артты. Татарстан Республикасы Президентыннан бүлеп бирелгән өстәмә акча басма һәм сканерлау җиһазлары, басма станцияләр һәм видеокүзәтү өчен җиһазлар сатып алуга тотылачак, чыгымнарның гомуми суммасы – 841 мең сум, – дип билгеләп үтте ул. – Шулай ук 840 мең сумлык 28 пластик тәрәзә куелачак. Бу Рособрнадзор таләпләрен үтәү буенча зарур, эшләр Аксубайның 3нче мәктәбендә БДИ һәм ТДИ узачак аудиторияләрдә башкарылачак.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасының мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сату буенча документларны әзерләү һәм аукцион үткәрү зарурлыгы бар, моның өчен бюджетның керем өлешен тулыландыруга 100000 сум акча бирелә.

Хокук бозуларны кисәтү программасын гамәлгә ашыруга, аерым алганда 14 яшьтән 18 яшькәчә үсмерләрнең җәйге хезмәт лагерен оештыру өлешендә 270 мең сум акча бүлеп бирелә.

Район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Екатерина Оверина Аксубай районында муниципаль-шәхси партнерлык турындагы Нигезләмәне раслау турында бәян итте. Әлеге нигезләмәнең максаты – кулланучылар белән тәэмин итүне оештыру дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары алып бару мәсьәләләренә карый торган товарларның, эшләрнең, хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын күтәрү, шулай ук Аксубай районының муниципаль милкендә булган мөлкәтне файдалануның нәтиҗәлелеген тәэмин итү.

Районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марат Габдрахманов утырышка 2021 елга Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы милкендә булган мөлкәтләрне хосусыйлаштыру планын тәкъдим итте. Ике Хендай Соната һәм Шевроле Нива автомобильләре Аксубай муниципаль районы казнасына күчте. Шулай ук Марат Габдрахманов Аксубайда җир кишәрлекләрен гражданнарга бушлай тапшыруның район нормасын билгеләү зарур, дип билгеләп үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев