Дәресләр укучыларның куркынычсызлык кагыйдәләре турында белемнәрен киңәйтергә, табигый һәм техноген характердагы төрле гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтергә мөмкинлек бирә.
Бөтенроссия дәресе В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче номерлы Аксубай гомумбелем бирү мәктәбендә узды. ТИН укытучысы Евгений Башкиров укучыларны гражданнар оборонасының оешу тарихы белән таныштырды. Балалар ГОның бурычлары һәм әһәмияте турында белделәр.
Дәрестә укучылар гражданнар оборонасы сигналларын һәм алар буенча гамәлләрне кабатладылар. Викторина вакытында балаларга экстремаль хәлләрдә үзеңне ничек тоту нигезләрен искә төшерергә туры килде.
Чакырылган кунак – стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре ветераны Александр Петров укучыларның югары әзерлеген һәм эрудицияле булуын билгеләп үтте.
Фото: 1 нче Аксубай мәктәбе архивыннан
Нет комментариев