Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай мәктәпләре укучылары «ЭкоЯз – 2020» акциясенә актив кушылды

Республика акциясе 1 апрельдән үк старт алды.

Быел язгы өмә – гражданнарның күпләп җыелуыннан тыш, ә республика акциясе дистанцион үтә.

Яз килү белән экология юнәлешендәге чаралар уздыру барлык мәктәпләр өчен дә традиционга әйләнә. Аксубай районы мәктәпләре укучылары "ЭкоЯз – 2020" акциясенә актив кушылды. Мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына укучылар һәм тәрбияләнүчеләр белән берлектә, акциядә катнашу өчен, үзләренең белем бирү яисә мәктәпкәчә учреждение территориясендә экологик сукмак проектын әзерләргә кирәк иде.

Гаиләләр балалар белән бергә, бернинди массакүләм чараларда катнашмыйча, йортның төрле экологик-агарту проектларын әзерләделәр. Балалар әти-әниләре белән бергә тирәлекне кыш буена җыелган чүп-чардан чистарттылар, чәчәчкләр утырттылар, кошлар өчен оялар ясадылар, аларны йорт янында, урамнарда, паркларда элделәр.

Акциягә кушылган гаиләләрдә балаларда табигать матурлыгына мәхәббәт тәрбияләүгә генә түгел, ә аны саклау һәм баету осталыгына да аерым игътибар бирелә. Кызлар чәчәк үстерү белән шөгыльләнергә яраталар, ә малайларга сыерчык оялары ясау ошый. Ата-аналар үз үрнәкләрендә балаларда экологик тәртип культурасы һәм социаль җаваплылык формалаштыралар.

Фото: 1 нче Аксубай мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев