Аксубай мәктәбендә хәрби һөнәр турында сөйләделәр
Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында «Шундый һөнәр бар – Ватанны саклау» дигән класстан тыш чара узды.
В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбендә, районның күп кенә белем бирү учреждениеләрендәге кебек үк, яшьләр һәм мәктәп укучылары арасында максатчан һөнәри юнәлеш бирү эшен үткәрүгә аерым игътибар бирелә.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Прохорова сыйныфтан тыш чаралар кысаларында үз эшчәнлекләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән төрле һөнәр ияләрен чакыра. Бу юлы укучылар хәрбиләр – Үзәк хәрби округы инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствов һәм 2004-2009 елларда районда хәрби комиссар булып эшләгән запастагы подполковник Рамил Сөләйманов белән очраштылар.
Сигезенче сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш чара очраклы гына оештырылмады. Алар яшь егетләр-кызлар, инде булачак һөнәрне сайларга омтылалар.
Чакырылган кунаклар укучыларга аларның нинди юл узулары, һөнәри эшчәнлекләрен нәрсәдән башлаулары турында сөйләделәр һәм шул ук вакытта хәрби булуның җиңел түгеллеген дә ассызыкладылар.
– Безнең һөнәрдә үзеңне тулысынча багышлау сорала. Намус, ант, Ватанга хезмәт итү кебек төшенчәләрнең асылын тирәнтен аңларга кирәк. Хәрби булырга һәм тормышыңны бу өлкә белән бәйләргә керешкәнче, барысын да җиде кат уйларга һәм үлчәргә кирәк. Карар баш белән генә түгел, йөрәк белән дә кабул ителергә тиеш, – дип билгеләп үтте Анатолий Молоствов.
Генерал-майор ассызыклаганча, әгәр һөнәрне ата-аналар һәм якыннар теләге буенча гына сайлыйсың икән, берни дә килеп чыкмаячак, аның өчен “йөрәк чакыруы” булырга тиеш.
Запастагы подполковник Рамил Сөләйманов та шундый ук фикердә булды.
Чара барышында балалар хәрби училищеларга керү кагыйдәләре турында белделәр. Иң кыска һәм перспективалы белем бирү траекториясе кадет мәктәбеннән башлана, аңа 10 яшьтән балалар килә ала. Башлангыч мәктәптән соң Суворов, Нахимов һәм башка дәрәҗәле хәрби училищеларга юллар ачыла.
–Кайбер хәрби уку йортлары 9 сыйныфтан соң кабул итәләр. Суворов училищесында белем алучы курсантлар гомуми белем бирү программасы, физик әзерлек уза һәм хәрби эшкә өйрәнә, – дип мисал китерде директор урынбасары Татьяна Прохорова.
Очрашуга йомгак ясап, кунаклар хәрби һөнәргә өйрәтү дәүләт хисабына башкарыла: яшәү, уку һәм хәтта укучыларның юлда йөрүен дә Оборона министрлыгы түли, дип искәрттеләр. Моннан тыш, хәрби училищеларны тәмамлаучыларга эш урыны бирелә, шулай ук ташламалар да каралган (мәсәлән, социаль пакет, иртәрәк һәм лаеклы пенсиягә чыгу һ.б.).
– Хәрби һөнәр һәрвакыт җәмгыятьтә абруйлы һәм хөрмәтле һөнәр булды. Әмма бу фикергә генә таянырга кирәкми. Булачак һөнәрне сайлаганда эчке тавышка һәм үз мәнфәгатьләрегезгә таяныгыз, – диде чара соңында Татьяна Прохорова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев