Аксубай мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге ярышларын уздыру үзәге булды
Соңгы яңалыклар

Аксубай мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге ярышларын уздыру үзәге булды

Район үзәгенә Татарстан Республикасының төрле районнарыннан 14 команда җыелды.

Өч көн дәвамында «Юность» спорт комплексында мини-футбол буенча ир-атлар командалары арасында икенче лига ТР Беренчелеге кысаларында ярышлар узды. Көч сынашуларда унике район вәкилләре катнашты. Алар арасында – районның «Аксу» командасы да.

Командалар лаеклы һәм гадел уен күрсәттеләр. Трибуналар гөжләп торды. Җанатарлар футболчыларга көч биреп тордылар.

Нәтиҗәдә, мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә “Алабуга” (Алабуга) командасы җиңү яулады. SMR (Сарман) командасы – икенче, «Лениногорск» командасы өченче урыннарны алды. Алабуга командасыннан Ыхлас Джумаев, Сарман командасыннан Эльнар Гозәеров, Лениногорск командасыннан Илназ Кадыйров иң яхшы уенчылар булдылар.

Безнең районның «Аксу» ир-атлар командасы финалчылар өчлегенә кермәде.


Нет комментариев