Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай механизаторы эшкә маһир

Язгы чәчү кампаниясе йомгаклары буенча ”Аксу Агро” ҖЧҖ механизаторы Мәгъсум Гыйззәтуллин район җитәкчелеге тарафыннан бүләкләүгә лаек булды.

Хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре аның турында мактап сөйли. ”Мәгъсум Гыйззәтуллин – авыл хуҗалыгы производствосында үз һөнәренең остасы, ди хуҗалыкның баш инженеры Илгиз Зәйнуллин. – Техникасы яңа булмаса да, тракторын гел карап, төзәтеп кенә тора. Бөтен эшне дә ышанып тапшырырга була аңа: җиренә җиткереп үтиячәк, бер минутын да заяга уздырмаячак.

Аның хезмәт уңышларының нигезендә гаять зур тырышлыгы, эшкә маһирлыгы ята". Иртәнге алтыдан кичкә кадәр басудан кайтып керми ул. Язгы сезон башыннан Мәгъсум Минзаһит улы туфрак йомшартуда хезмәт куя. Смена нормасын арттырып үтәп, көнлек эшләп чыгару күрсәткечләрен 60-80 гектарга кадәр җиткергән. Мәгъсум Гыйззәтуллин игенчелектә утыз елга якын эшли.

СПТУны тәмамлагач та яшь егет «Үсәр» колхозына эшкә килә. Шул вакыттан бирле авыл хуҗалыгы берләшмәсендә үзгәрешләр күп булса да, механизатор элеккеге кебек, иртә яздан караңгы көзгәчә басу-кырларда фидакарь хезмәт куюын дәвам итә. Язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, ул мал азыгы җитештерүдә эшләячәк – печән теземнәрен җыячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев