Аксубай мәдәният йортында агач белән эшләргә өйрәттеләр
Аксубай район мәдәният йортының халык һөнәрчелеге остаханәсендә агачны декоратив эшкәртү буенча осталык дәресе узды.
Агач эше остасы биргән дәрескә бу эш белән мавыккан кешеләр килде, хәзерге вакытта алар “Нежность” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тернәкләнү уза.
Түбән Баланда авыл мәдәният йорты методисты Василий Воронин агач белән эшләүдә зур тәҗрибәгә ия. Ул урманнан төрле гаҗәеп формадагы агачларны таба, өйгә алып кайта, өслеген чистарта, фантазияне җигеп аларга төрле буяулар бирә. Оста материалны эшкәртү процессы турында сөйләде, катнашучылар алдында үз күнекмәләрен күрсәтте. Район мәдәният йорты остаханәсендә агач эшкәртүче һөнәрчеләр очрашуы бик мавыктыргыч булды. Һәркемнең бу төр мавыгуны үзләштерәсе килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев