Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубай мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм укучылары кошлар өчен оялар әзерләделәр

Яңа Ибрай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре җирле мәктәп укучылары белән берлектә «Кошлар – безнең дусларыбыз» дигән осталык дәресе оештырдылар.

Авыл балалары табигатьне яраталар һәм аңа сакчыл карыйлар. Алар табигатьне саклау акцияләрендә катнашалар, агачлар утырталар. Урамда әле кар яткан язгы көннәрдә укучылар язга әзерләнәләр. Яңа Ибрай мәктәбе укучылары безнең якларга очып кайткан кошлар өчен оялар ясау буенча осталык дәресендә кызыксынып катнаштылар. Малайлар авыл клубы хезмәткәрләренә канатлы дусларга “фатирлар” ясауда ярдәм иттеләр, ә кызлар аларны төрле бизәкләр, рәсемнәр, аппликацияләр белән бизәделәр. Бик матур килеп чыкты. Балалар, сыерчыклар оялар яныннан очып үтмәсләр, һичшиксез, алар өчен әзерләнгән “өйләрдә” урнашырлар, дип ышаналар.

Фото: Яңа Ибрай авыл мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев