Аксубай кырларында Нурлат районы кешесе эшли 
Соңгы яңалыклар

Аксубай кырларында Нурлат районы кешесе эшли 

Механизатор Александр Седовның механизаторлык стажы 45 ел.

Ул Нурлат районында яши, күп еллар Мамык авыл хуҗалыгы предприятиесендә тракторчы булып эшли. Тик соңгы елларда читтән эш эзләргә мәҗбүр булган. Һәм менә 5 ел инде Аксубай районында механикалаштырылган звено составында хезмәт куя. 

Әлбәттә, ул яшәгән авылдан Аксубайга кадәр 30 километр юлга шактый вакыт китә. Шуңа да карамастан, зарланмый, фидакарь хезмәт куя. «Аксубай» агрофирмасы коллективында ул ихтирамга лаек кешегә әйләнгән инде. 

Озак еллар кырчылык тармагында эшләгәндә сөрергә дә, чәчәргә дә, урып- җыярга да, йөк ташырга да туры килгән. Нинди генә эшне дә намус белән башкарырга өйрәнгән. 

Авыл хуҗалыгы предприятиесенең иң өлкән механизаторы техникасын быел да ышанычлы әзерләгән. Язгы кыр эшләре башланганның беренче көннәреннән үк күпьеллык үләннәрне, көзге культураларны тукландыруга кереште.


Нет комментариев