Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай кырларында чәчүлекләрне саклау чаралары бара

Аксубай районы кырларында берничә төр агрочара уза: кырларны чүп үләннәренә каршы эшкәртү, авыруларга һәм зарарлы бөҗәкләргә каршы сиптерү, шулай ук культураларны яфрак аша һәм тамырдан тукландыру.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 13 июльгә алынган оператив мәгълүматларга караганда, инсектицидлы эшкәртү (корткочлардан) – 43700 гектардан артык мәйданда (план күрсәткеченә карата 71 процент), авырулардан саклаучы фунгицидлы эшкәртү – 50500 гектардан артык мәйданда (82 процент) үткәрелгән, гербицидлы эшкәртү соңгы гектарларда алып барыла.

Аксубай игенчеләре 19700 гектарда бөртекле культураларны яфрактан тукландыру, 7000 гектардан артык мәйданда тамырдан тукландыру үткәргәннәр. Игенчеләр зур җаваплылык белән хезмәт куялар, чөнки культараларның уңдырышлыгы аларның эш сыйфатына да бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев