Аксубай кырчылары матур көннең һәр сәгатен нәтиҗәле кулланып эшлиләр 
Соңгы яңалыклар

Аксубай кырчылары матур көннең һәр сәгатен нәтиҗәле кулланып эшлиләр 

Игенчеләрнең иң җаваплы чоры җитте – киләчәк уңышка нәкъ менә хәзер нигез салына.

Быелгы яз яңгырларга бай. Механикалаштырылган звенолар, басуларда эшне дәвам итү өчен, һәр сагатьтән максималь файдаланырга тырышып эшлиләр. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 21 апрельгә булган оператив мәгълүматларына караганда, сабан культуралары чәчеләчәк барлыгы 46648 гектар мәйданның 5686 гектарында чәчү эшләре башкарылган инде. Шул исәптән: 3813 гектарда – сабан культуралары, 190 гектардан артык – борчак, 1150 гектарда – техник культуралар (рапс, гәрчич), 372 гектарда – азык культуралары. 

Бүгенге көнгә күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны тукландыру төгәлләнгән, күпьеллык үләннәр мәйданнарын тырмалау да азагына якынлаша. Бу агрочара көзге культуралар һәм туңга сөрелгән мәйданнарның яртысында башкарылган инде.


Нет комментариев